Мәскәү өлкәсе мөфтие Дауд хәзрәт Мөхетдинов Мәскәү өлкәсенең Раменск шәһәр округы Бронница шәһәрендә булды. Анда ул мөселман җәмгыяте белән очрашты. Очрашу гыйбадәт бүлмәсе ачылуга багышланды. Бу хакта Россия мөселманнары Дини җыены Үзәкләштерелгән дини оешмасының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Анда мөселманнарның дини йолалар үтәү мөмкинлеге бар, коллектив очрашулар – ифтарларга, Рамазан аенда тәравих намазларына җыела ала.
Мөфти мөселманнарны Рамазан ае башлану белән котлады һәм мәхәлләгә Аллаһ фатихасы теләде. Дини җәмгыять әгъзалары Дауд хәзрәткә игътибары һәм кайгыртуы, мөселман җәмгыяте өчен рухи-әхлакый мәгърифәт оештыруда ярдәме өчен рәхмәт белдерде. Алар намаз бүлмәсенең җәмгыять өчен рухи ял оештыруда әһәмиятен дә искәртте, диелә хәбәрдә.