news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәскәү өлкәсендә «Суперджет» самолеты һәлакәткә очраган

Мәскәү өлкәсенең Коломенское районында «Суперджет» самолеты һәлакәткә юлыккан. Якынча мәгълүматлар буенча, бортта пассажирлар булмаган, экипажның өч әгъзасы гына булган. Бу хакта оператив хезмәтләргә сылтама белән ТАСС агентлыгы хәбәр итте.

Якынча мәгълүматлар буенча, самолет планлы ремонттан соң тест очышы вакытында һәлакәткә очраган.

Оператив хезмәтләр мәгълүматына караганда, самолетның төшкән урыны әлегә ачыкланмаган.

Самолет һәлакәтен Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы да раслады. Борттагы очучыларның өчесе дә һәлак булган, дип хәбәр иттеләр министрлыкның Телеграм-каналында.

«Самолет урманга төшкән. Самолетта экипажның өч әгъзасы булган. Якынча мәгълүматлар буенча, алар һәлак. Халык арасында корбаннар юк», – дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы.

Росавиациядә хәбәр итүләренчә, һәлакәтне Росавиация белгечләре белән берлектә Дәүләтара авиация комитеты (МАК) тикшерәчәк. Бу турыда «Татар-информ» яза.

news_right_1
news_right_2
news_bot