news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәскәү өлкәсендә пилотсыз очкыч һөҗүмендә 16 кеше зыян күргән

Мәскәү өлкәсендә БПЛА һөҗүмендә 16 кеше зыян күргән. Бу хакта төбәк губернаторы Андрей Воробьев хәбәр итте.

Зыян күрүчеләр Раменск, Солнечногорск, Люберцы һәм төбәкнең башка шәһәрләрендә теркәлгән. Шулай ук зыян күрүчеләр арасында ике бала бар. 10 һәм 3 яшьлек ике кызны Ана һәм балаларны саклау үзәгенә госпитализацияләгәннәр.

«Барлык зыян күрүчеләр кирәкле медицина ярдәме ала һәм табибларның даими күзәтүе астында тора. Без гаиләләр белән элемтәдә торабыз һәм бу һөҗүм кагылган һәркемгә кирәкле ярдәм күрсәтәчәкбез», – дип билгеләде Воробьев.

news_right_1
news_right_2
news_bot