Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мәскәү өлкәсендә пилотсыз очкыч һөҗүме вакытында ике кеше зыян күргән
Мәскәү өлкәсендәге Красногорск шәһәрендә торак йортка пилотсыз очкыч эләккән. Ике кеше, шул исәптән йөкле хатын-кыз зыян күргән. Бу хакта Мәскәү өлкәсе губернаторы Андрей Воробьев Телеграм-каналында хәбәр итә.
«Бинадан 100гә якын кеше, шул исәптән 30 бала эвакуацияләнде. Кешеләр барысы да йорттан мөстәкыйль рәвештә чыкты. Ике кеше зыян күрде. 34 яшьлек ир-атның кулларында һәм аякларында кыйпылчыклы яралар. Шулай ук 29нчы атнада булган йөкле хатын-кыз хастаханәдә», - дип язган ул.
Саклану министрлыгы мәгълүматларына караганда, Россия Һава һөҗүменә каршы оборона системалары төн эчендә 20 Украина дронын юк иткән. Курск өлкәсендә 14, Мәскәү төбәгендә ике, Белгород, Брянск, Орлов һәм Смоленск өлкәләрендә берешәр БПЛА бәреп төшерелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз