news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәскәү өлкәсендә күп катлы йортта газ шартлау нәтиҗәсендә өч кат җимерелеп төшкән

Мәскәү өлкәсенең Балашиха шәһәрендә газ шартлау нәтиҗәсендә күпкатлы йорт зыян күргән. Бер кеше һәлак булган, тагын ике кеше җәрәхәтләр алган. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Октябрь урамындагы йортның дүртенче катында шартлау булган. Нәтиҗәдә, өченче, дүртенче һәм бишенче катлар җимерелеп төшкән. Ким дигәндә 10 фатир зыян күргән.

Хәзерге вакытта урында ашыгыч хезмәтләр эшли, зыян күрүчеләргә ярдәм күрсәтелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot