news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәү өлкәсендә Дәүләт Думасы депутаты ярдәмчесенә атканнар

Мәскәү өлкәсенең Лапино авылында билгесез кеше Дәүләт Думасы депутаты ярдәмчесе Шерип Аликхаджиевка утлы коралдан берничә тапкыр аткан.

РИА Новости агентлыгы хәбәр иткәнчә, яраланган ир-атны хастаханәгә озатканнар. Хәзер ул реанимациядә.

Үтерергә омтылу маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Урында тикшерүчеләр һәм криминалистлар эшли, гильза һәм пуляларны алганнар. Җинаятьченең шәхесе ачыклана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100