Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мәскәү өлкәсендә БПЛА һөҗүме вакытында 26 кеше зыян күргән
Мәскәү өлкәсендә Украинаның пилотсыз очкычлары һөҗүме вакытында 26 кеше зыян күргән, дип хәбәр итте социаль челтәрләрдә төбәк губернаторы Андрей Воробьев.
«Беренчел мәгълүматлар буенча, 26 өлкән кешегә ярдәм кирәк булган. Ногинскида икесе зыян күргән. Тагын 24 кеше Электростальдәге Wildberries склады территориясендә БПЛА төшү нәтиҗәсендә җәрәхәтләр алган. Зыян күрүчеләрнең бер өлеше авыр хәлдә», – дип язган Воробьев.
Төбәк өстендә барлыгы 48 очу аппаратын бәреп төшергәннәр. Бер пилотсыз очкыч Ногинсктагы нефть базасына төшкән, янгын чыккан. Анда янгын сүндерүчеләр эшли.
Нефть базасыннан ерак түгел урнашкан бала тудыру йортын эвакуацияләгәннәр. Пациентларны һәм персоналны оператив рәвештә башка медицина учреждениеләренә күчергәннәр.
Урыннарда ашыгыч хезмәтләр эшли, шул исәптән 40 ашыгыч ярдәм бригадасы һәм 12 һәлакәт медицинасы бригадасы. Барлык зыян күрүчеләргә кирәкле медицина ярдәме күрсәтелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз