Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мәскәү өлкәсендә БПЛА һөҗүме аркасында зыян күрүчеләр саны 37гә җиткән
Мәскәү өлкәсендә Украинаның пилотсыз һөҗүме вакытында зыян күрүчеләр саны 37 гә кадәр арткан, дип хәбәр итте төбәк губернаторы Андрей Воробьев.
«Төгәлләштерелгән мәгълүматлар буенча, барлыгы 37 кеше зыян күргән. Хәзерге вакытта 8 кеше авыр хәлдә, 23 кешенең хәле уртача дип бәяләнә, 5сенең – канәгатьләнерлек хәлдә», – дип язган Воробьев социаль челтәрләрдә.
Элегрәк госпитализацияләнгән пациентларның берсе һәлак булган.
Шулай ук губернатор БПЛА җимерекләре балалар бакчаларының берсенә төшкән һәм янгын чыгарган, дип сөйләде. Янгын сүндерелгән, зыян күрүчеләр юк. Ашыгыч хезмәтләр урыннарда эшләүне һәм һөҗүм нәтиҗәләрен бетерүне дәвам итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз