news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәү өлкәсендә «Бородино кыры» музей-тыюлыгында Сабантуй була

20 майда, Музейлар төнендә, Мәскәү өлкәсендә «Бородино кыры» музей-тыюлыгында Сабантуй татар халык бәйрәме уза. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгы хәбәр итә.

Бу көнне тыюлык кунакларын татар халык уеннары, остаханәләр һәм белем бирү программалары көтә.

Интерактив мәйданчыклар иртәнге сәгать унда ачыла, ә 16.00 сәгатьтә концерт программасы тәкъдим ителә. Мәйданчыкта халык сәнгать һөнәрчелеге һәм декоратив-гамәли сәнгать осталары урнаша. Биредә Казан халык һөнәрчелеге техникумы укучыларының эшләнмәләре, Саба районында машина ярдәмендә милли стильдә чигелгән мендәрләр, «Татарскаф» яулыклары, киез һәм күн милли аяк киемнәре, агачтан сувенирлар һәм эшләнмәләр тәкъдим ителә.

Актив ял яратучыларны көрәш ярышлары көтә, анда абсолют батыр ачыклана. Шулай ук вокал һәм хореография ансамбльләре, Алабуга мәдәният көллиятендә тәрбияләнүчеләр һәм Илгиз Шәйхразиев чыгышы көтелә, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100