news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәү өлкәсе мөселманнары яшьләргә Бөек Ватан сугышы геройлары турында сөйләде

Мәскәү өлкәсе мөхтәсибәте мөселман якшәмбе мәктәбе укучылары өчен РФ Кораллы көчләре Үзәк музеена экскурсия оештырды. Аларны Бөек Ватан сугышы геройлары белән таныштырдылар.

Мәскәү өлкәсе имам-мөхтәсибе Дауд хәзрәт Мөхетдинов, Россия мөселманнары Диния нәзарәте башлыгы ярдәмчесе Мөхәммәд хәзрәт Гитинов һәм Раменское шәһәре имамы Даут хәзрәт Бисолтанов балаларны музей экспозицияләренә алып барды. Бу хакта Россия мөселманнары Дини җыены матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мөхтәсибәт җитәкчелеге Мәскәү өлкәсенең мөселман мәхәлләләрендә булган барлык якшәмбе мәктәпләрендә тәрбияләнүче балалар өчен күчмә чаралар үткәрү турында карар кабул иткән иде.

Узган якшәмбедә беренче булып тарихи музейда Раменское мөселманнар якшәмбе мәктәбе балалары булды, алар Мәскәүгә Раменское шәһәре имамы Даут хәзрәт Бисолтанов җитәкчелегендә килде.

Экскурсия барышында балаларга геройларның батырлыклары һәм совет гражданнарының сугышчан рухы турында сөйләделәр.

«Фронтта солдатлар һәм тыл хезмәтчәннәре дошманга каршы көрәштә көчен кызганмады. Кешеләр җиңү өчен корбаннарга әзер иде. Кызыл Армия сафларына һәм ополчение отрядларына үз теләге белән керүчеләр күп булган, оккупацияләнгән территорияләрдә яшәүчеләр партизаннар сугышы алып барган. Барлыгы 11 меңнән артык кеше Советлар Союзы Герое исемен алган. Батырлык турында иң күренекле тарихлар мәктәп дәреслекләренә кертелде, аларга күп кенә сәнгать әсәрләре багышланды», диелә бу хәбәрдә.

Дин әһелләре сүзләренчә, мондый чаралар Россия тарихын өйрәнүгә, үсеп килүче буында патриотлык хисләрен ныгытуга һәм балаларда илебезнең мәдәни, милли һәм конфессиональ күптөрлелегенә хөрмәт тәрбияләүгә ярдәм итә, диелә хәбәрдә.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100