news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәү өлкәсе имамнары Фрязино шәһәре мөселманнары өчен «Белем кичәсе» үткәрде

Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе ярдәмчесе Илнур хәзрәт Гайнетдинов һәм Мәскәү өлкәсе мөселманнары Мөхтәсибәт җыены имамнары «Белем кичәсе»ндә Фрязино шәһәре мөселманнары белән очрашты. Бу хакта Россия мөселманнары Дини җыены Үзәкләштерелгән дини оешмасының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мондый очрашулар күркәм гадәткә әверелде, алар мөселманнарны рухи-әхлакый агарту һәм дини җәмгыятьләр тормышы белән таныштыру максатыннан даими рәвештә үткәрелә. Имамнар мөселманнарга Ватанга мәхәббәт, гомуми традицион кыйммәтләр, илебезнең мәдәни күптөрлелегенә хөрмәт күрсәтүнең әһәмияте турында сөйли, Коръәннән мисаллар китерә, аларның күпсанлы сорауларына җавап бирә, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100