Мәскәү өлкәсенең Дубна шәһәре администрациясендә «Сабантуй-2023» бәйрәмен оештыру комитетының беренче утырышы узды. Бөтендөнья татар конгрессы шул турыда яза.
Утырышны Дубна администрациясе башлыгы урынбасары Николай Мадфес һәм Мәскәү өлкәсенең Төбәк татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Фәрит Мөхтәсәров алып барды. Гомуми әзерлек планы турында фикер алыштылар.
Утырышта катнашучыларны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Данис Шакиров онлайн элемтә аша сәламләде. Ул Сабантуйда Татарстан Республикасының Баулы районы делегациясе катнашачагын хәбәр итте.
Сабантуйга әзерлек башланды. Анда Үзәк федераль округыннан, Мәскәү өлкәсеннән һәм Мәскәүдән дуслар һәм коллегалар чакырыла, диелә хәбәрдә.