news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәү өлкәсе Диния нәзарәте Мәскәү татарлары автономиясе вәкилләрен бүләкләде

19 октябрьдә Мәскәүнең Таганский районы татарлары автономиясе башлыгы Рәфыйк Вәлитов һәм Татар мәдәнияте үзәге баянчылар студиясе җитәкчесе Рушан Люкманов Мәскәү өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте Рәхмәтенә лаек булды. Бу хакта Мәскәү татарлары автономиясе хәбәр итә.

Автономия активистларының үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирү эшенә, милли традицияләрне, шулай ук җәмгыятьтә милләтара һәм динара татулыкны саклауга керткән зур шәхси өлеше билгеләп үтелде.

Рәхмәтне Мәскәү өлкәсе мөфтие Рушан хәзрәт Аббясов тапшырды, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100