Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мәскәү мөселманнары махсус операция зонасына гуманитар ярдәм илтү өчен машина сатып алды
Мәскәү мөселман җәмгыяте махсус операция зонасына гуманитар ярдәм илтү өчен хәрби хәрәкәтләр ветеранына тапшыру, шулай ук балаларга хәрби-патриотик тәрбия бирү өлкәсендә эш алып бару өчен автомобиль сатып алды, дип хәбәр итте РИА Новостига «Милость» дини оешмасы башлыгы Марат Алимов.
«Мәскәү мөселман җәмгыяте махсус операциядә яраланган хәрби хәрәкәтләр ветераны соравы буенча машина сатып алды. Ул үзебезнең егетләргә, Россиянең яңа территорияләрендә яшәүчеләргә гуманитар ярдәм илтү, шулай ук балаларга хәрби-патриотик тәрбия бирү өлкәсендә эш алып бару өчен кулланылачак. Автомобиль Мәскәү мөселманнары Диния нәзарәте, «Милосердие» һәм «Милость» дини оешмалары ярдәме белән сатып алынды», - дип сөйләде Алимов.
Аның сүзләренә караганда, машина якын көннәрдә Россия башкаласы Җәмигъ мәчетендә тантаналы шартларда яңа хуҗасына тапшырылачак. Махсус хәрби операция ветераны исемен атамауны сорады, дип өстәде агентлык әңгәмәдәше.
«Аның үтенече буенча, исемен һәм фамилиясен әйтмибез. Шуны гына әйтә алам, ул мөселман түгел, православие динен тотучы», - дип ачыклык кертте Алимов.
Дин эшлеклесе билгеләп үткәнчә, машина сатып алу өчен ирекле рәвештә акча җыюга берничә көн җиткән.
«Ислам динен тотучылар әлеге проектка оператив рәвештә кушылды. Кемдер бер мең сум китерде, кемдер күбрәк. Бөтен дөнья белән җыйдык. Барысы да Россия хәрби хезмәткәрләренә сәламәтлек һәм дошманны тизрәк җиңү теләде», - диде Алимов.
Ул күптән түгел үзе дә махсус операция зонасында булып кайтуы турында өстәде.
«Россия хәрби хезмәткәрләренең сугышчан рухы иң югары дәрәҗәдә. Без егетләргә, Донецкидагы ятим балаларга, картларга, ярдәмгә мохтаҗ булган һәркемгә гуманитар ярдәм тапшырдык», - дип йомгаклады Алимов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз