news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәү мөфтие Илдар Галәветдинов медаль белән бүләкләнде

Үзбәкстан Республикасының Россия Илчелеге территориясендә Мәскәү мөфтие Илдар Галәветдиновка «Мәскәү шәһәренең үзбәк җәмәгатьчелеге алдындагы хезмәтләре өчен» җәмәгать бүләге — медале тапшырылды. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Мәскәү Җәмигъ мәчете имамы һәм Мәскәү мөфтие булып эшләгән елларымда башкаланың күпмилләтле берлеге минем өчен аеруча мөһим һәм якын булды. Үзбәк җәмәгатьчелеге белән без әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләрен тыгыз хезмәттәшлектә хәл итәбез. Безнең аралашу, үзара хезмәттәшлек җәмгыять файдасына алга таба үсеш өчен яңа көч һәм мөмкинлекләр бирә», – диде Илдар хәзрәт.

«Мәскәү шәһәренең үзбәк җәмәгатьчелеге алдындагы хезмәтләре өчен» бүләгенең төп бурычларының берсе — иҗтимагый әһәмиятле эшне гамәлгә ашыручы һәм «Мәскәү шәһәренең үзбәк милли-мәдәни автономиясе» төбәк оешмасының иҗтимагый тормышына зур өлеш керткән гражданнарның эшчәнлеген популярлаштыру.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100