news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәү кунагы Буа мәдрәсәсендә белем бирү эшчәнлеге һәм тәхфиз үзәге белән танышты

Мәскәү кунагы Буа мәдрәсәсендә белем бирү эшчәнлеге һәм тәхфиз үзәге белән танышты
ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте

Буа мәдрәсәсендә Россия Президентының эчке сәясәт идарәсе дини оешмалар белән хезмәттәшлек департаменты киңәшчесе Абдул-Хәким Солтыгов булып китте. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге очрашуда Буа мәдрәсәсе җитәкчесе Илмир хәзрәт Хәсәнов, Татарстан Республикасы Рәисе департаментының эчке сәясәт мәсьәләләре буенча дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек идарәсе дәүләт-конфессиональ мөнәсәбәтләр бүлегенең баш киңәшчесе Әскәр Гатин, Болгар ислам академиясенең мәгариф эшчәнлеге буенча проректоры Рөстәм Гыйльметдинов, Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Садретдинова катнашты.

Илмир хәзрәт хөрмәтле кунакны мәдрәсәнең белем бирү эшчәнлеге, шулай ук Буа мөхтәсибәте проектларын тормышка ашыру, Буада эшләп килүче тәхфиз үзәге белән таныштырды. Абдул-Хәким Солтыгов шәкертләр белән әңгәмә үткәрде, педагогик коллективның эшчәнлеген уңай бәяләде. Ул шулай ук мәдрәсә биналарының яңа комплексын карады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100