Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мәскәү «Корбан FEST 2026» бәйрәменә әзерләнә
6 һәм 7 июньдә Мәскәүнең Мемориаль мәчете янындагы мәйданда янә зур гаилә бәйрәме узачак. 11:00дән 20:00 сәгатькә кадәр кунаклар Корбан бәйрәмен билгеләп үтәчәк.
Быел биш меңнән артык кунак көтелә. Катнашучылар өчен лекцияләр, квестлар һәм бүләкләр, мөселман брендлары ярминкәсе, традицион ризыклар белән фуд-корт әзерлиләр. Шулай ук балалар уен зонасы, хәйрия активлыгы, шахмат буенча турнир һәм беренче тапкыр воркаут буенча турнир оештырылачак.
Корбан FEST - бөтен гаилә өчен бәйрәм, башкала халкы һәм кунакларының берләшү урыны.
Чараны «Сафмар» фонды ярдәмендә Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте һәм Мәскәү Мөселманнары Диния нәзарәте оештыра.
Чарага керү ирекле, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз