Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мәскәү консерваториясендә Муса Җәлил шигырьләре яңгыраячак
14 февральдә Мәскәү консерваториясенең Кече залы сәхнәсендә Татарстан, Мәскәү һәм Россиянең башка шәһәрләреннән яшь музыкантлар һәм укучылар чыгыш ясаячак. Анда Муса Җәлилнең рус һәм татар телләрендә шигырьләре, С.Рахманинов, Н.Римский-Корсаков, Л. ван Бетховен һәм башка композиторларның әсәрләре яңгыраячак. Бу хакта Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Төрле шәһәрләрдә узган сайлап алу концертларында 170 бала катнашты.
Тагын бер гала-концерт 25 февральдә Казанда узачак.
Фестивальне «Арт-Линия» сәнгатькә ярдәм фонды оештыра. Фестивальнең сәнгать җитәкчесе, Муса Җәлилнең оныгы Татьяна Малышева.
Беренче «Шагыйрь һәм музыка» фестиваленә Муса Җәлил шигырьләренә көйне яшь талантлы композитор Миләүшә Хәйруллина язган. Шуннан бирле һәр елны гала-концертлар шушы җыр белән тәмамлана.
Ул 14 февральдә Татарстанның атказанган артисткасы Илүсә Хуҗина башкаруында да яңгырый.
Һәм, әлбәттә, тамаша залында бөек татар шагыйренең кызы Чулпан Җәлилова була.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз