Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Мәскәү китапханәләрендә Рамазан ае турында лекцияләр үткәрделәр
Март башында Мәскәү шәһәрендә Россия дәүләт китапханәсе һәм Чит ил әдәбияты китапханәсендә Рамазан ае турында ачык лекцияләр булды. Бу хакта Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте хәбәр итә.
Лекцияләрнең лекторы буларак Каюм Насыйри исемендәге динара диалог үзәге җитәкчесе Илгизәр Дәүләтшин чыгыш ясады. Ул Рамазан аеның тарихы, шулай ук Россиядәге һәм Ислам дөньясының төрле почмакларындагы традицияләре, Исламда ураза тотуның рухи мәгънәсе турында сөйләде.
Лекцияләр тыңлаучыларның киң даирәсендә зур кызыксыну уятты, алар үзләренең сорауларын бирде, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз