news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәскәү – Казан түләүле трассасын Екатеринбург һәм Төмәнгә кадәр озайтачаклар

Россия Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга еллык юлламада «Мәскәү – Казан» М7 түләүле автотрассасын Екатеринбург һәм Төмәнгә кадәр озайту планнары турында әйтте.

«Мәскәү һәм Казан арасында тиз йөрешле автомобиль хәрәкәте ачылды инде. Агымдагы елда магистральне Екатеринбургка, ә киләсе елда Төмәнгә кадәр сузачакбыз», – диде Путин.

Киләчәктә маршрут бөтен ил буенча, Владивостокка кадәр узачак. Алты ел эчендә Россиядә шәһәрләрне урап уза торган 50 юл барлыкка килергә тиеш.

news_right_1
news_right_2
news_bot