Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мәскәү – Казан һәм Мәскәү – Ростов-Дон югары тизлекле магистральләре төзеләчәк
«Россия тимер юллары» холдингы Мәскәү – Казан һәм Мәскәү – Ростов-Дон югары тизлекле магистральләрен төзергә җыена. «Россия тимер юллары» ААҖ генераль директоры һәм идарә рәисе Олег Белозеров «Культура» телеканалындагы «Картина мира» программасы эфирында Михаил Ковальчук белән әңгәмә вакытында шулай дип белдерде.
«Мәскәү – Казан магистрален төзергә җыенабыз. Мәскәү – Ростов магистрале дә планда бар», - дип искәртте «Россия тимер юллары» җитәкчесе.
Мәскәү – Казан югары тизлекле магистрален төзү хакында 2013-2019 елларда фикер алышканнар иде. 2020 елда РФ вице-премьеры Марат Хөснуллин аңлатканча, магистраль төзелеше проектның бәясе югары булуы (ул вакытта 1,7 триллион сум белән бәяләнгән) һәм потенциаль пассажирлар агымын җитәрлек дәрәҗәдә өйрәнмәү аркасында кичектерелгән.
Шуңа да карамастан, 2022 елның ахырында Россия транспорт министры урынбасары Валентин Иванов хәбәр иткәнчә, ведомство Мәскәү, Владимир һәм Казан арасында югары тизлекле тимер юл магистрале проектын гамәлгә ашыру мөмкинлеген караячак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз