Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мәскәү – Казан – Екатеринбург югары тизлекле тимер юл магистрале Алабуга аша узачак
Мәскәү – Казан – Екатеринбург югары тизлекле тимер юл магистрале, алдан уйланылганча, Чаллы аша түгел, ә Алабуга аша узачак. Бу РФ Премьер-министры Михаил Мишустин имзалаган Россия Хөкүмәте карарыннан күренә.
Югары тизлекле тимер юл магистрале ике юлдан торачак: Мәскәү – Түбән Новгород – Казан һәм Казан – Екатеринбург. Мәскәү – Түбән Новгород – Казан югары тизлекле тимер юл магистраленең озынлыгы 770 километр тәшкил итәчәк. Аны җиде регион: Мәскәү шәһәре, Мәскәү өлкәсе, Владимир һәм Түбән Новгород өлкәләре, Чувашия, Марий Эл һәм Татарстан Республикалары территорияләре буенча салачаклар. Татарстанда аның маршруты Яшел Үзән районы һәм Казан шәһәре аша узачак.
Үз чиратында, Казан – Екатеринбург югары тизлекле тимер юл магистрале бераз кыскарак булачак – 766 километр. Ул федерациянең биш субъекты: Татарстан, Удмуртия һәм Башкортстан республикалары, Пермь крае һәм Свердловск өлкәсе территорияләре буенча узачак.
Шул ук вакытта Татарстанда әлеге магистральнең маршруты түбәндәгечә булачак: Казан шәһәре шәһәр округы, Биектау муниципаль районы, Питрәч муниципаль районы, Теләче муниципаль районы, Саба муниципаль районы, Мамадыш муниципаль районы, Алабуга муниципаль районы, Алабуга шәһәре, Менделеевск муниципаль районы, Агерҗе муниципаль районы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз