news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәскәү ислам институты студентлары тыл ветераны Фатыйма Фәхретдинованы хөрмәтләгән

Мәскәү ислам институты студентлары тыл ветераны Фатыйма Фәхретдинованы хөрмәтләгән
Фото: ТР мөселманнары Диния нәзарәте

Мәскәү ислам институты студентлары 99 яшьлек тыл ветераны Фатыйма Җамалетдин кызы Фәхретдинова белән күрешкән. Бу хакта уку йортының рәсми сәхифәсендә хәбәр иттеләр, дип тапшыра ТР мөселманнары Диния нәзарәте.

Яшь буын вәкилләре ветеранга чәчәкләр бәйләме, тәмле ризыклар, «Мәдинә» нәшрияты китапларын һәм татарчага тәрҗемә ителгән Коръән бүләк иткән. Фатыйма апа яшьләрнең игътибарына бик сөенгән. Ул аларга үзенең тормыш һәм хезмәт юлын сөйләгән.

Фатыйма Җамалетдин кызының тормышы җиңел булмаган. Аңа кечкенәдән ятимлекне, сугыш елларындагы һәм аннан соңгы авырлыкны кичерергә туры килгән.

Фатыйма Фәхретдинова Татарстанның Нурлат районында туган. Ике атналык чагында ятим калган, яшүсмер чагыннан ук заводта эшләгән, ә Бөек Ватан сугышы елларында окоп казыган, яраланган. Сугыштан соң Мәскәү Кремлен һәм башка күп кенә архитектура һәйкәлләрен торгызуда катнашкан. Фатыйма Фәхретдинова 40 ел буяучы булып эшләгән, социалистик хезмәт ярышларында, халык хуҗалыгын үстерүнең бишьеллыкларында алдынгы булган.

Лаеклы ялга чыккач, Фатыйма апа Мәскәү Җәмигъ мәчете каршындагы мәдрәсәгә укырга килгән, гарәп алфавитына, динебез нигезләренә төшенгән. Хәзер ул 99 яшендә Коръәннең гарәпчәсен укый, сүрәләрне күчереп язып, өйрәнә, намазын калдырмый.

Студентлар ветеранның бүләкләрен, аның гарәпчәдән күчермәләрен, китапларын караган. Сугыш чорының тере шаһиты сөйләгәннәр берсен дә битараф калдырмаган. Мәскәү ислам институты ректорының беренче урынбасары Тимур Фәхретдинов сүзләренчә, мондый очрашулар студентларга тәрбия бирү максаты белән оештырыла. «Без тыныч күк йөзенең нәрсә бәрабәренә яулап алынуын истә тотарга һәм җиңүчеләр буынының лаеклы дәвамчылары булырга тиеш», - ди ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot