news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәскәү Җиңү музеендагы мультимедияле экспозициядә Муса Җәлил истәлеген мәңгеләштергәннәр

«Җиңүнең йөзләре» мультимедияле проектын татар шагыйре һәм Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең тарихы белән тулыландырганнар. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге тулы вәкаләтле вәкиллеге хәбәр итә.

Экспозиция Бөек Ватан сугышында катнашучыларның һәм тыл хезмәтчәннәренең гаилә тарихларын саклый торган масштаблы мәйданчык булып тора. Хәзерге вакытта базада сугыш чоры кешеләренең язмышын чагылдыручы 150 миллионнан артык фотография һәм текстлы документ бар.

Залдагы экраннарда өзлексез режимда йөзләгән фотосурәт алышынып тора. Оештыручылар билгеләп үткәнчә, «Халык экспозициясе»ндә һәркем үзенең ата-бабасының портретын таба һәм аны балаларына һәм оныкларына күрсәтә алачак, ягъни гаилә хатирәләрен һәм тарихи хәтерен саклый алачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot