Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан кала, укытучыларга иң югары хезмәт хакы Казанда түләнә
Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан кала, укытучыларга иң югары хезмәт хакы Казанда түләнә. Бу хакта төбәк хакимиятләре мәгълүматларына нигезләнеп үз исәп-хисапларына сылтама белән ТАСС агентлыгы яза.
Узган 2024 елда Казан мәктәпләрендә педагогларның уртача хезмәт хакы 75,9 мең, ә аерым укытучыларның якынча 78 мең булган. 2025 елның 1 гыйнварыннан Татарстанда укытучыларның база оклады 22 958 мең.
Россия төбәкләрендә укытучылар башлыча 60 меңгә кадәр хезмәт хакы ала. Хәтта барлык өстәмә йөкләнешләрне һәм түләүләрне исәпкә алып та, мәктәпләрдәге педагогия хезмәткәрләренең айлык хезмәт хакы беркайда да 80 мең сумнан артмый.
Федерациянең бер генә субъектында да укытучылар бер ставкада гына эшләми. Татарстандагы педагогларның якынча 32 проценты 1,5 ставкадан артыкка эшли.
Шул ук вакытта күпчелек төбәкләрдә укытучыларның йөкләнеше 1,39 – 1,5 ставкадан артмый. Татарстаннан тыш, педагогларга югары йөкләнеш Севастопольдә (уртача 1,7 ставка) һәм Кемерово (уртача 1,81) өлкәләрендә күзәтелә.
Россиянең Мәгариф министрлыгы боерыгында укытучыларга иң югары йөкләнеш күрсәтелгән: алар көненә биш-алты дәрестән дә күбрәк укытырга тиеш түгел. Документта әйтелгәнчә, илдә педагогларга уртача йөкләнеш 1,4 ставкага тигез.
Шуның белән беррәттән, мәктәпләрдә кадрларда кытлык күзәтелә. Федерация субъектларында математика, информатика, рус теле һәм әдәбияты, чит телләр, физика, химия биология һәм башлангыч сыйныфлар укытучылары җитми.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз