news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәү дәүләт юридик университетында студентларны татар мәдәнияте белән таныштырдылар

Мәскәү дәүләт юридик университетында студентларны татар мәдәнияте белән таныштырдылар

Россия башкаласындагы О.Е.Кутафин исемендәге Мәскәү дәүләт юридик университетында Татар халкы мәдәнияте көне узды. Чараны Мәскәү дәүләт юридик университетының Татар якташлыгы җәмгыяте оештырды, дип хәбәр итә Мәскәү татарлары автономиясе.

Мәскәү татарлары автономиясе президиумы әгъзасы Рөстәм Шакеров чарага хөрмәтле кунак сыйфатында чакырылган иде. Ул студентлар алдында сәламләү сүзе белән чыгыш ясады.

Университетның Татар якташлыгы җәмгыяте студентларны татар мәдәнияте белән таныштырды, диелгән хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100