Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мәскәү дәүләт университетында Милли мәдәниятләр көне узган
Мәскәү дәүләт университетында ел саен үткәрелә торган Милли мәдәниятләр көне узган. Университетның Татар якташлыгы активистлары чарада татар халкын, аның гореф-гадәтләрен, музыкасын һәм милли ризыкларын тәкъдим иткән. Бу хакта Мәскәү татарлары штабы хәбәр итте.
Татар стенды милли элементлар белән бизәлгән, якташлык әгъзалары кунакларга татар халкының традицияләре, теле һәм милли ризыклары турында сөйләгән. Кунаклар традицион рецептлар буенча пешерелгән татар бәлеше, өчпочмак, чәкчәк һәм башка камыр ашларын авыз итеп караган.
Ярминкәдән соң кунакларга матур концерт программасы тәкъдим ителде. Чара төрле милләттән булган дистәләгән студентны бергә җыйды. Мәскәү дәүләт университетының Милли мәдәниятләр көне яшьләр өчен Россия һәм дөнья халыкларының традицияләре белән танышу мөмкинлеге булды, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз