Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мәскәү, Чили, Кытай, Кыргызстан һәм Таҗикстанда Татарстан мәдәнияте көннәре узачак
Киләсе елда Татарстан мәдәнияте көннәрен Мәскәүдә, Чилида, Кытайда, Кыргызстанда һәм Таҗикстанда уздыру планлаштырыла. Бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Ватандашлар эшләре координация советы утырышында Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова хәбәр итте.
«Татарстан мәдәнияте көннәрен уздыруга гаризалар бик күп, әмма аларның барысын да гамәлгә ашырып булмый», - диде ул.
Әюпова билгеләп үткәнчә, татарлар тупланып яши торган төбәкләр белән республика китапханәләре зур эш алып бара. «ТР Милли китапханәсе күп еллар дәвамында мондый төбәкләрдә татар китапларын тарату мәсьәләләре белән шөгыльләнә», - диде ул.
Министр сүзләренә караганда, быел төбәкләргә 4,2 меңнән артык документ тапшырылган, шуларның 3,2 меңнән артыгы – татар телендә. «Татар телен өйрәнүгә һәм куллануга мотивация формалаштыруда милли кинематограф та ярдәм итә», - дип ассызыклады ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз