news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәскәү базарының туган көне: реновациядән соң үзгәрешләр һәм Рөстәм Миңнехановның килүе

Казанның Мәскәү базары янында шугалак ачылачак һәм Яңа ел бизәлеше барлыкка киләчәк.

Мәскәү базарының туган көне: реновациядән соң үзгәрешләр һәм Рөстәм Миңнехановның килүе
Фото: Татарстан Рәисе матбугат хезмәте

Бу ялларда Казанның иң борынгы район базарларының берсе – Мәскәү базары туган көнен билгеләп үтәчәк. 1976 елда ачылган базарда 2024 елда масштаблы реновация ясалды. Ул яңартылганнан соң быел майда тест режимында эшли башлады. ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов сәүдә ноктасындагы үзгәрешләр белән танышты. Бу хакта тулырак – «Татар-информ» репортажында.

Киләсе елда ярты гасырлык юбилеен билгеләп үтәргә әзерләнүче Мәскәү базары Казанның шул ук исемдәге районында урнашкан

Фото: Мәскәү базары командасы тәкъдим итте

Мәскәү базары 50 еллыгын билгеләп үтәргә әзерләнә

Киләсе елда ярты гасырлык юбилеен билгеләп үтәргә әзерләнүче Мәскәү базары Казанның шул ук исемдәге районында урнашкан. Ул «Яшьлек» метро станциясенә бик якын. Янәшәдә трамвай юллары уза һәм Декабристлар урамы урнашкан. Базар янында панно белән бизәлгән фасадлы танылган «Түбәтәй» һәм җиде катлы офис бинасы тора.

Мәскәү базары реновациягә кадәр нинди иде? Ул әле күптән түгел генә яңартылу сәбәпле, күбебез аны санап бетергесез кием-салым һәм азык-төлек павильоннары рәтләре тезелеп киткән, кешеләр мыжгып торган базар итеп хәтерли. Бу коридорларда хәтта адашырга мөмкин иде. Көн уртасына, гадәттә, сәүдә рәтләре бушап кала, сатып алучылар агымы кими иде.

Базар «Яшьлек» метро станциясенә бик якын. Янәшәдә трамвай юллары уза һәм Декабристлар урамы урнашкан.

Фото: rais.tatarstan.ru

Базарны 2013 елда 250 миллион сумга сатуга куялар. 2015 елда объектның бәясен 175 миллион сумга кадәр киметәләр. 2022 елда аны шул бәягә эшмәкәр Валерий Аржинтның Мәскәүдәге «Казантик» компаниясе сатып ала. Компания күчемсез милек базарында Ginza Project бренды буларак билгеле, ул шул исәптән Мәскәүнең Данилов базарын яңарту белән шөгыльләнгән.

Ginza Project Мәскәү базарының концепциясен тәкъдим иткән, ә архитектура эшләре Россиядә һәм аннан читтә җәмәгать киңлекләрен проектлаучы DA BUREAU Петербург командасына тапшырылган.

Базар тирәсендәге территория дә яңартылган

Фото: Мәскәү базары командасы тәкъдим итте

Данилов базары стилендә: фермер продуктлары һәм күпмилләтле фуд-корт

Быел май аенда базар тест режимында ачылды. Беренче кат азык-төлек продуктлары һәм азык-төлек булмаган товарлар белән сәүдә итү өчен зона итеп эшләнгән, икенче катта бистро нокталары – җәмәгать туклануы урыннары урнашкан.

Базар тирәсендәге территория дә үзгәргән. Бердәм стильдәге җылытыла торган павильоннардан һәм ярминкә рәтләреннән тыш, биредә хәзер лекцияләр, концертлар һәм шахмат турнирлары уздыру өчен амфитеатр, җәмәгать теплицасы һәм парковка бар. Шулай ук эскәмияләр урнаштырылган, агачлар һәм чәчәкләр утыртылган. Бу үзгәрешләр нәтиҗәсендә Мәскәү базарында яңа тормыш кайный башлаган.

Базар командасы шәһәр халкына зурлар һәм балалар өчен Яңа ел программасы әзерләргә һәм бәйрәм бизәлеше ясарга вәгъдә итте. Моннан тыш, территориядә шугалак ачылачак.

Мәскәү базарын рәсми рәвештә ачуда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Казан мэры Илсур Метшин катнашты

Фото: rais.tatarstan.ru

Миңнеханов Чүпрәле балыннан һәм тандырда пешкән кайнар кабартмадан авыз итте

1 декабрьдә Мәскәү базары рәсми рәвештә ачылды. Бу уңайдан анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Казан мэры Илсур Метшин чакырылган иде.

Алар башта объект тирәсендәге территория белән танышты. Миңнеханов биредә республиканың Чүпрәле районыннан китерелгән балдан авыз итте, имән һәм каен себеркеләрен кайдан алып килүләре белән кызыксынды (күрше Марий Эл Республикасыннан), алмаларны мактады һәм сатып алучылар белән сөйләште.

Экскурсия базарның ябык бинасында дәвам итте

Фото: rais.tatarstan.ru

Экскурсия базарның ябык бинасында дәвам итте. Анда ТР Рәисен тандырда пешкән кабартма белән сыйладылар. Монда Миңнеханов хәләл ит сату бүлеге сатучылары белән аралашты.

«Яхшы продуктлар кирәк булса, үзегез белән базарга кемне алып барырга кирәк икәнен беләсез», – дип язып куйган Миңнехановның видеосы астына ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.

Мәскәү базарының реновациядән соң беренче туган көне уңаеннан «Яңадан туган көн» дигән чаралар программасы әзерләнгән. Ул 30 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Кунакларга базар командасыннан экскурсияләр һәм Миләүшә Тәминдарова җитәкчелегендәге ТР дәүләт камера хоры чыгышы тәкъдим ителәчәк. Моннан тыш, бәйрәм мәйданчыгында интерактив «Истәлекләр лабораториясе» урнаштырылган. Шулай ук, әлбәттә, базарның төп функциясе дә онытылмаган: фермер продукциясе ярминкәсенә бөтен Идел буеннан җитештерүчеләр җыелган.

news_right_1
news_right_2
news_bot