Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мәскәү Җәмигъ мәчетендә яңа күргәзмә ачылды
Мәчеттәге Ислам музеенда урнаштырылган «С небесной книги список дан…» күргәзмәсе рус шигърияте белән Исламның үзара бәйләнешен чагылдыра. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Ул Александр Пушкинның «Подражания Корану» шигъри циклын иҗат итүенә 200 ел тулу истәлегенә һәм Мәскәү Җәмигъ мәчетенең яңартылып ачылуына 10 ел тулу уңаеннан оештырылды.
«Күргәзмә бөек рус шагыйрьләренең рухи тәгълиматлардан, аерым алганда, Коръәннән илһам алып иҗат итүләрен искә төшерә, бу мәдәниятләрнең үзара тирән бәйләнеше һәм рухи, интеллектуаль үсешкә ихлас омтылыш турында сөйли», – диде ачылыш тантанасында баш мөфти Равил Гайнетдин.
Экспозициядә күргәзмә өчен махсус рәвештә иҗат ителгән, Пушкинның шигырьләренә 33 каллиграфик композиция урын алган; Болгар, Казан һәм Мәскәүдә сакланучы сирәк кулъязма һәм басма Коръәннәр куелган; ядкәрләрдән кисвә, Пәйгамбәребезнең чәч бөртеге һәм башка тарихи экспонатлар урнаштырылган.
Күргәзмә Мәскәү Җәмигъ мәчетенең Ислам музеенда әле тагын бер атна эшләячәк, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз