news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәү Җәмигъ мәчетендә егерменче тапкыр Мәскәү халыкара Коръән укучылар бәйгесе була

19-20 ноябрьдә илнең төп мөселман гыйбадәтханәсендә – Мәскәү Җәмигъ мәчетендә XX Мәскәү халыкара Коръән укучылар бәйгесе узачак. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чара Мәскәү халыкара Коръән укучылар бәйгесе Президенты, Россия Мөфтиләр шурасы һәм РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти шәех Равил Гайнетдин җитәкчелегендә үтәчәк.

Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышланган конкурста гарәп-мөселман дөньясының барлык дәүләтләрен диярлек тәкъдим итүче егермедән артык илдән килгән Коръән укучылар катнаша. Иң яхшы Коръән-хафизлар «Изге Китапны оста уку» номинациясендә ярышачак.

Жюри составында Ливан, Йәмән, Согуд Гарәбстаны Корольлеге, Төркия һәм Россиянең абруйлы галимнәре бар.

Согуд Гарәбстаны Корольлегендәге Мәдинә шәһәренең Пәйгамбәр мәчете баш имамы Абдул-Мөхсин Әл-Касыйм бәйгенең төп кунагы булачак.

19 ноябрьдә Мәскәү Җәмигъ мәчетендә чараның бәйге өлеше була, анда барлык Коръән-хафизлар судьялар комиссиясе һәм кунаклар каршында чыгыш ясаячак.

20 ноябрьдә 17.00 сәгатьтә Җәмигъ мәчетендә Мәскәү халыкара Коръән укучылар бәйгесен ябу тантанасы була.

Форумның мактаулы кунаклары арасында Казахстан һәм Кыргызстан мөселманнары Диния нәзарәтләре вәкилләре, Катар һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Коръән премияләре рәисләре, Әбу-Даби форумы һәм Мөхәммәд бин Зәйд исемендәге университет (Берләшкән Гарәп Әмирлекләре) җитәкчелеге бар.

Чара Бөтендөнья Ислам лигасы, Ислам мәдәнияте, фәне һәм мәгарифенә ярдәм күрсәтү фонды, «Сафмар» Хәйрия фонды булышлыгы белән уза, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100