Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Мәскәү Җәмигъ мәчетендә хәрби ветераннар белән очрашу узды
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Җиңү көне алдыннан һәр елдагыча Мәскәү Җәмигъ мәчетендә хәрби ветераннар белән очрашу узды. Бу хакта Россия Федерациясе мөселманнары Диния идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бөек Җиңүнең 80 еллыгына һәм Ватанны саклаучылар елына багышланган чарада махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм хәрби ветераннар, хәрби училище курсантлары, хакимият һәм иҗтимагый оешма вәкилләре, дин әһелләре катнашты. Зал түренә 1945 елның маенда Рейхстагка беркетелгән Җиңү Байрагының төгәл күчермәсе куелган иде.
Россия Федерациясе диния идарәсе рәисе, баш мөфти шәех Равил Гайнетдин ветераннарны сәламләде.
«Безнең илдә 200дән артык халык һәм милләт вәкилләре яши. Христианнар, мөселманнар, яһүдиләр, буддачылар. Без барыбыз да тынычлыкта яшәргә телибез. Дөньяда балаларыбыз һәм оныкларыбызның яшәвен телибез. Минем дә 6 оныгым бар. Балаларыма һәм оныкларыма теләгән кебек үк, сезгә – офицерларга, курсантларга, сугышчыларга да исән-сау булуыгызны телим!» – диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз