news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәү Җәмигъ мәчетендә узган ифтарга 40 дәүләттән илчеләр җыелды

Мәскәү Җәмигъ мәчетенең банкетлар залында РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, баш мөфти шәех Равил Гайнетдин исеменнән ислам дөньясының 40 илчесе өчен оештырылган «Рамазан - Дуслык күпере» дип аталган тантаналы ифтар узды. Бу хакта РФ Мөфтиләр шурасының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Россия Федерациясенең ислам дөньясы белән үзара мөнәсәбәтләре күтәрелеш кичерә, безнең тарихта моңа тиңнәр юк диярлек. Ислам дөньясы илебезгә карата дустанә мөнәсәбәтен, безнең милли мәнфәгатьләребезгә һәм Россиянең дөньядагы цивилизацион роленә карата хөрмәт күрсәтә. Традицион һәм гаилә кыйммәтләрен саклау, әхлакый камиллеккә омтылу, динара һәм милләтара тынычлыкны ныгыту бүген безнең рухи дипломатиябезнең үзәге булып тора», - дип искәртте РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Равил Гайнетдин, чараны ачып.

Мөфти Рушан Әббәсов дипломатларга ифтарда катнашканнары, гуманитар, дини, мәдәни өлкәләрдә төрле мәсьәләләрне хәл итүдә даими ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерде. РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары искәрткәнчә, Россиядә хәләл индустрия, ислам банкингын да кертеп, зур тизлектә үсә, ислам дөньясы илләрен төрле продукция белән тәэмин итүче Россиянең экспорт потенциалы да актив үсеш кичерә. Ул билгеләп үткәнчә, РФ мөселманнары Диния нәзарәте күпьеллык тәҗрибәгә һәм ислам дөньясындагы партнерлар белән нык үскән элемтәләргә таянып, Россия экспортерларына консультатив ярдәм күрсәтә, аларның кросс-мәдәни компетенция дәрәҗәсен күтәрә.

Рушан хәзрәт Әббәсов, мөфти шәех Равил Гайнетдин исеменнән, барысын да Рамазанның соңгы җомгасында Мәскәү Җәмигъ мәчетендә узачак халыкара Әл-Кудс көнендә, шулай ук бәйрәм намазында катнашырга чакырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100