news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәү Җәмигъ мәчетендә Палестина халкына теләктәшлек белдерү йөзеннән Әл-Кудс көне үтте

Мәскәү Җәмигъ мәчетендә Палестина халкына теләктәшлек белдерү йөзеннән Әл-Кудс көне үтте
Фото: Россия Федерациясе мөселманнары Диния идарәсе

Халыкара Әл-Кудс көне Рамазан аеның соңгы җомгасында бар мөселман дөньясы белән бергә Палестина халкына теләктәшлек белдерү һәм Иерусалимның (Әл-Кудс) әһәмиятле дини һәм мәдәни үзәк статусын саклап калуны хуплау йөзеннән үткәрелә. Бу хакта Россия Федерациясе мөселманнары Диния идарәсе хәбәр итә.

РФ мөселманнары диния идарәсе рәисе, баш мөфти шәех Равил Гайнетдин чакыруы буенча чарага Иран, Палестина, Сирия, Судан, Төркия, Иордания, Мавритания, Кыргызстан, Ливан, Алжир, Йемен, Чад, Гамбия, Нигер, Әфганстан һ.б. илләрнең илчеләре килде.

Мөфти Гайнетдин билгеләп үткәнчә, соңгы ел ярымда Палестина җирендә 50 меңнән артык кеше һәлак булган һәм 110 мең яраланган, аларның күбесе балалар, картлар һәм хатын-кызлар. Моннан тыш төбәктә азык-төлек, су һәм медикаментлар китерү юллары даими ябыла, хастаханәләр һәм мәктәпләр, христиан һәм мөселман гыйбадәтханәләре җимерелә.

Мөфти шулай ук башкаласы Көнчыгыш Иерусалим булган Палестина җире ислам, христианлык һәм иудаизм вәкилләре өчен тигез хокуклы булырга тиеш дип исәпли.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100