news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Мәскәү Җәмигъ мәчетендә көн саен меңнән артык кеше өчен ифтар үткәрелә

Изге Рамазан көннәрендә Россиянең төп мөселман гыйбадәтханәсендә – Мәскәү Җәмигъ мәчетендә көн саен хәйрия ифтарлары уза. Алар Россия мөселманнарының рухи лидеры, Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе мөфти шәех Равил Гайнетдин фатихасы белән үтә. Россия Мөфтиләр шурасы шул турыда яза.

Көн саен Мәскәү Җәмигъ мәчетендә меңнән артык кеше авыз ача ала. Оештыру комитетында сөйләүләренчә, ифтар мәчет янында махсус урнаштырылган иркен чатырда уза.

«Хәләл ризык , гигиена, оештыру ягыннан да бездә барысы да төгәл эшләнгән. Мәхәлләнең һәр кешесенә камыр ризыгы – юка, хөрмә, алма, су һәм бер тапкыр кулланыла торган ашханә приборлары салынган пакет бирелә. Аннары бер тапкыр кулланыла торган савытта пылау һәм салат өләшенә. Чатырда авыз ачарга була. Болар ирләр өчен. Хатын-кызлар өчен ифтар ашлары мәчетнең үзендә үткәрелә. Азык-төлек бер үк. Әлбәттә, барысы да шул көнне әзерләнгән», - ди оештыручылар.

Мәскәү Җәмигъ мәчетеннән әзер ифтарларны шулай ук Мәскәү тарихи мәчетенә дә алып баралар, анда мәхәллә кешеләре махсус бүлеп бирелгән бинада авыз ача.

Ифтардан соң Мәскәү Җәмигъ мәчетендә көн саен тәравих намазы укыла.

Хәйрия ифтарларын үткәрү өчен акча Сөләймән Кәримов гаиләсеннән һәм хәйриячеләрдән килә, дип хәбәр итә Мөфтиләр шурасы матбугат хезмәте.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100