Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мәскәү Җәмигъ мәчетендә гарәп каллиграфиясе күргәзмәсе ачылды
РФ мөселманнары Диния нәзарәте һәм Россия Мөфтиләр шурасы рәисе, мөфти шәех Равил Гайнетдиннең хәер-фатихасы белән Мәскәү Җәмигъ мәчетендә Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине рәсми рәвештә кабул ителүгә 1100 ел тулу һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Бәйсезлек көненә багышланган гарәп каллиграфиясе күргәзмәсе ачылды. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Халыкара мәдәни чараны Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте, Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Россиядәге илчелеге, Шарджа әмирлегендәге Солтан Әл-Касыйми исемендәге Гарәп каллиграфиясе һәм ислам сәнгате җәмгыяте оештырды.
Күргәзмәне ачу тантанасында Россия Мөфтиләр шурасы рәисенең беренче урынбасары, РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары Рушан Әббәсов, Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе урынбасары Хамад Әл-Хебси, Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендәге Гарәп каллиграфиясе җәмгыяте әгъзасы Насер Әхмәд Әл-Йаси, Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Россиядәге илчелегенең мәдәният һәм гаммәви мәгълүмат чаралары бүлеге башлыгы Наима Әлмөшәррәх, РФ мөселманнары Диния нәзарәте хезмәткәрләре, Мәскәү шәһәре һәм өлкәсе имамнары, мәчеткә йөрүчеләр катнашты.
«Россия мөселманнары өчен бик әһәмиятле бу елда Мәскәү Җәмигъ мәчетендә иң яхшы каллиграфларның эшләреннән тупланган искиткеч күргәзмә оештырылуы безнең өчен зур мәртәбә», - диде Рушан Әббәсов, күргәзмәне ачып.
Ул шулай ук әлеге күргәзмәне үткәрү Россия һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләре арасындагы мөнәсәбәтләрне тагын да ныгытуга өлеш кертәчәгенә ышаныч белдерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз