news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәү Җәмигъ мәчетендә 7 юбилейга багышланган чаралар башланды

Мәскәү Җәмигъ мәчетендә 7 юбилейга багышланган чаралар башланды
Фото: © «Татар-информ», Рәмис Латыйпов

Мәскәү Җәмигъ мәчетендә 7 юбилейга багышланган чаралар башланды. Алар - Россия Диния нәзарәтенең 30 еллыгы, Мәскәү ислам институтының 30 еллыгы, мөфти шәех Равил Гайнетдинннең рухани вазифасына керешүенә 40 ел, имам Әт-Тирмизинең тууына1200 еллыгы, Мәскәү Тарихи мәчетенең 200 еллыгы, Ризаэтдин Фәрхетдиннең тууына 165 ел, Мәскәү Җәмигъ мәчетенең 120 еллыгы. Чараларның Мөхәммәд пәйгамбәр туган ай, Россиядә мөселман гаиләсе елына да багышлануы күрсәтелә.

Чаралар 15 сентябрьдә башланды, иң әһәмиятлеләре 19-21 сентябрьдә узачак. Алар - XVII Халыкара теологик фәнни-мәгариф «Галимҗан Баруди укулары» конференциясе, ислам финансларына багышланган III Халыкара симпозиум. Бу чараларда «Россия Федерациясендә ислам» («Ислам в Российской Федерации») һәм «Россиядә ислам тарихы» («История ислама в России») хезмәтләре тәкъдим ителә.

20-21 сентябрьдә Россия Диния нәзарәтенең VIII корылтае узачак. 21 сентябрьдә Делегатлар Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең эшче органнарын һәм рәисен сайлаячак.

Россия Диния нәзарәте рәисе урынбасары Дамир Мөхетдинов кереш сүзендә Россия җитәкчелегенә, аерым алганда президент Владимир Путинга мөселман өммәте үсешенә мөмкинлек биргән өчен рәхмәт әйтте. «Утыз ел элек без Россия министрлыгы ислам финанслары турында безнең белән зур мөнбәрләрдән сөйләр дип уйлый да алмый идек. Ә хәзер бу чынбарлык», диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100