Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мәскәү Җәмигъ мәчете музеенда Пәйгамбәребезнең чәч бөртеге куелды
Россиянең төп мәчетендәге Ислам музее Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлламнең чәч бөртеген экспонат буларак карарга тәкъдим итә. Бу хакта Россия Федерациясе мөселманнары Диния идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Ислам тарихы һәм мөселманнары өчен кадерле ядкәрне Мәскәү Җәмигъ мәчетенә 2015 елда Чечня Республикасы башлыгы Рамзан Кадыров бүләк иткән иде.
Чәч бөртеге махсус пыяла тартма эчендә, зурайткыч астында урнаштырылган. Аны мәчет эшләгән сәгатьләрдә, димәк, көн дәвамында кереп карарга мөмкин.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз