news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәскәү аэропортларында, һава торышы начар булганлыктан, 22 рейсны тоткарлаганнар

Якшәмбе иртәсендә, һава торышы начар булу сәбәпле, Мәскәүнең «Внуково», «Домодедово» һәм «Шереметьево» аэропортларында 22 рейсы тоткарлаганнар һәм 13ен расписаниедән алганнар. Бу хакта РИА Новости агентлыгы «Яндекс. Расписание» сервисы мәгълүматларына сылтама белән хәбәр итә.

Якшәмбе көнне Мәскәү вакыты белән 9.46 сәгатьтә «Внуково» аэропортында җиде рейс тоткарланган һәм бишесе расписаниедән алынган; «Домодедово»да 11 рейс тоткарланган һәм бишесе расписаниедән алынган; «Шереметьево» аэропортында дүрт рейс тоткарланган һәм өчесе расписаниедән алынган.

news_right_1
news_right_2
news_bot