news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Машинаны куркыныч йөрткән өчен җаваплылык турында закон проектын Дәүләт Думасы хуплады

Исерек хәлдә машина йөрткән өчен җаваплылык турында закон проектын Дәүләт Думасы беренче укылышта кабул итте. Анда транспортны конфискацияләү җаваплылыкның бер чарасы буларак карала. РИА Новости шул турыда яза.

Элегрәк проект авторларының берсе - Дәүләт Думасы вице-спикеры Ирина Яровая хәбәр иткәнчә, инициативаның максаты - машина йөртүчеләрнең, җәяүлеләрнең һәм пассажирларның гомерен саклап калу, шулай ук административ хокук бозулар һәм җинаятьләрне кисәтү.

Закон проекты буенча, машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгәннәр кабат транспорт чарасы белән идарә иткән очракта, аларга административ җәзаны арттыру һәм 50-100 мең сум штраф (суд карары белән) билгеләү тәкъдим ителә, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100