news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Машинаны гирлянда яки мишура белән бизәгән өчен йөртү хокукыннан мәхрүм итәргә мөмкиннәр

Автомобильнең алгы пыяласын гирлянда белән бизәгән өчен машина йөртүчене алты айга хокукыннан мәхрүм итәргә мөмкиннәр. Әгәр Яңа ел атрибуты белән машина кузовын бизәсә, аңа 500 сум штраф салыначак. Бу хакта «Татар-информ»га автоюрист Лев Воропаев хәбәр итте.

«Әгәр машина йөртүче үз машинасын гирлянда белән бизәсә, аны 500 сум күләмендә штраф көтә. Эш шунда ки, яктылык приборларының саны, яктылыгы һәм эш режимы җитештергән завод таләпләренә җавап бирергә тиеш. Әлеге таләпләр үтәлмәгән очракта транспорт чарасыннан файдалану тыела. Моннан тыш, әгәр буялган гирляндаларны алгы пыялага элеп куйсалар, автомобиль йөртүчене алты айга кадәр вакытка машина йөртү хокукыннан мәхрүм итәчәкләр», - диде агентлык әңгәмәдәше.

Ул хәтта автомобиль кузовындагы мишура да йөк буларак каралачак, дип өстәде.

«Күпләр машинаны ялт-йолт маяклар стилендәге мишура белән бизи. Башка сүзләр белән әйткәндә, мишураның төсләр гаммасы Дәүләт автоинспекциясе яки башка махсус хезмәтләр хезмәткәрләренең хезмәт автомобиле сигналына охшаш. Бу очракта инспектор шулай ук машина йөртүчене махсус хезмәтләр автомобиле рәвешендә махсус төсле буяу кулланган өчен туктатырга һәм хокукларыннан мәхрүм итәргә мөмкин. Нәкъ менә шуңа күрә тәвәккәлләмәү яхшырак», - дип йомгаклады Воропаев.

news_right_1
news_right_2
news_bot