Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Машинаны эвакуатор алып киткән очракта нишләргә – киңәшләр
Әгәр стоянка урынына кайткач, сез үз машинагызны тапмасагыз, аны урлаганнар дип уйларга кирәкми. Мөгаен, транспорт чарасы махсуслаштырылган стоянкага эвакуацияләнгән булгандыр. Мондый вәзгыятьтә нишләргә – «Татар-информ» материалында.
Гадәттә эвакуация автомобиль булган очракларда башкарыла:
- тыючы юл билгеләре эшли торган зонада парковкаланса;
- тротуарда калса;
- җәяүлеләр кичүендә яисә аннан биш метрдан да кимрәк ераклыкта калган булса;
- инвалидлар өчен билгеләнгән парковка урынын алып торса;
- җәмәгать транспорты өчен бүлеп бирелгән полосада калдырылса;
- юл хәрәкәтендә катнашучыларның хәрәкәтенә комачаулык тудырса.
Автомобильнең кайда булуын ничек ачыкларга
Мәгълүмат алу өчен полициянең 102 телефоны яки ашыгыч хезмәтләрнең бердәм 112 номеры буенча шалтыратыгыз. Операторга автомобильнең дәүләт теркәү номерын, аның маркасын, шулай ук транспорт чарасының кайда тукталганын хәбәр итегез. Әгәр автомобиль чыннан да эвакуацияләнгән икән, сезгә тоткарлау нигезе һәм махсуслаштырылган стоянка адресы хәбәр ителәчәк. Россиянең күп кенә субъектларында эвакуация турында белешмәләрне шулай ук төбәк шәһәр сервислары һәм махсус интернет-порталлар аша да алырга мөмкин.
Автомобильне ничек кайтарырга
Транспорт чарасын махсуслаштырылган стоянкадан алу өчен паспорт яисә шәхесне таныклаучы башка документ, машина йөртү таныклыгы һәм автомобильгә документлар күрсәтергә кирәк булачак. Әгәр кирәкле документлар салонда калган икән, башта махсус стоянкага килергә кирәк. Хезмәткәрләр автомобильне ачу актын рәсмиләштерәчәк, шуннан соң сез документларны ала алачаксыз. Аннары транспорт чарасына яңадан мөһер сугылачак.
Аннары хезмәткәрләре автомобильне тоткарлау турында Карар кабул иткән бүлекчәгә яки оешмага мөрәҗәгать итәргә кирәк. Анда сезгә автомобильне кайтару өчен кирәкле документлар бирәчәкләр.
Шуннан соң яңадан махсуслаштырылган стоянкага барыгыз. Кабул итү-тапшыру актына кул куяр алдыннан автомобильне игътибар белән карагыз. Яңа зарарланулар — тырналган урыннар яки башка дефектлар ачыкланганда - һичшиксез фотографияләр яки видеоязмалар ясагыз һәм акттагы барлык ачыкланган кимчелекләрне күрсәтегез.
Әгәр эвакуатор китмәгән булса
Автомобильдән файдаланырга законлы хокукы булган хуҗа яки башка зат эвакуатор хәрәкәте башланганчы барлыкка килсә, транспорт чарасын тоткарлау туктатылырга тиеш. Машина йөртү таныклыгын һәм автомобильгә ия булу яисә аннан файдалану хокукын раслый торган документларны күрсәткәндә, машинаны кире кайтарырга тиешләр.
Мондый очракта хокук бозучыга туктау кагыйдәләрен үтәмәгән өчен административ штраф билгеләргә мөмкиннәр. Шул ук вакытта автомобильне эвакуацияләү һәм махсус стоянкада саклау хезмәтләре өчен түләү таләп ителмәячәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз