news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ОСАГО буенча компенсация кагыйдәләре үзгәрәчәк

Автомобильне туктап торган машина ишеге сыдырган очракта ОСАГО килешүе буенча түләттереп булмаячак, диелгән РФ Югары Суды пленумы карары проектында. Моны РИА Новости яза.

Кагыйдәдә аңлатуларынча, машинаны транспорт чарасы буларак кулланганда, ягъни юлларда, ишегалларында, парковкаларда һәм «транспорт чарасы йөрү мөмкинлеге булган башка территорияләрдә» хәрәкәт иткән вакытта иминият очрагы гамәлдә санала.

«Транспорт чарасына куелган җиһазларны эксплуатацияләү һәм транспорт чарасының юл хәрәкәтендә катнашы белән турыдан-туры бәйле булмаган, шулай ук туктап торган транспорт чарасының ишеген ачу нәтиҗәсендә зыян килү үз транспорт чарасы белән зыян китерүгә керми», – диелгән проектта.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot