Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Машина юу хезмәткәрләренә аткан Әлмәт кешесен кулга алганнар
Машина юу хезмәткәрләренә аткан Әлмәт кешесен кулга алганнар.
Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, июль башында Әлмәттә яшәүче кеше машина юу урыннарының берсенә килгән. Оешма ябылганга, ир-атка хезмәт күрсәтүдән баш тарталар. Икенче көнне, үзе белән травматик пистолет алып, ул дуслары белән бергә кире кайта һәм ата башлый. Пуляларның берсе хезмәткәрнең аягына эләгә – хәзер ул култык таягында йөри. Ир-атка хулиганлык турында җинаять эше кузгатылган.
ТР прокуратурасы хәбәр иткәнчә, 52 яшьлек хокук бозучыны 2026 елның 3 сентябренә кадәр сак астына алганнар. Тикшерү барышы прокуратура контролендә тора.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз