news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яшел Үзән – Казан трассасында җиңел автомобиль юл читенә төшеп киткән

Яшел Үзән – Казан трассасында җиңел автомобиль юл читенә төшеп киткән һәм әйләнеп капланган, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына шаһитлар.

Юл-транспорт һәлакәте Үрнәк һәм Дубровка трассасы участогында булган. Видеодан күренгәнчә, автомобильгә шактый зыян килгән.

Урында ЮХИДИ хезмәткәрләре эшли. Юл-транспорт һәлакәтенең нечкәлекләре һәм зыян күрүчеләрнең бармы-юкмы икәнлеге ачыклана.

news_right_1
news_right_2
news_bot