news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан янында җиңел машина текә ярдан елгага төшеп киткән, ике кеше батып үлгән

Казан янында җиңел машина текә ярдан елгага төшеп киткән, ике кеше батып үлгән
Фото: Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе

Татарстанның Лаеш районында 23 яшьлек ике егет һәлак булган. Фаҗига Мишә елгасында, Макаровка авылы янында булган.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, «Лада» автомобиле текә ярдан суга төшеп киткән. Коткаручылар автомобиль салонында ике яшь ир-атның мәетен табып алган.

news_right_1
news_right_2
news_bot