news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Машина капотында автоинспекторны сөйрәп барган шоферга карата җинаять эше кузгатылган

Татарстанда Биектау бистәсендә яшәүче 33 яшьлек ир-атка «Хакимият вәкиленә карата көч куллану» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Бу хакта Россия Тикшерү комитеты ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

Ачыкланганча, ир-ат узган ел машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән булган, әмма кичә исерек килеш рульгә утырган һәм Казанга юл тоткан. Юлда ЮХИДИ инспекторлары аңа туктарга кушкан. Әмма ир-ат полицейскийларның таләбенә буйсынмаган һәм газга тагын да катырак баскан. Нәтиҗәдә, автоинспекторларның берсен машина капотында сөйрәп киткән.

«Ул үзенең әлеге җинаятьтә катнашы барлыгын тулысынча таныды. Якын арада тикшерүчеләр аңа карата закон тарафыннан каралган чик кую чараларының берсен сайлау үтенече белән судка мөрәҗәгать итәчәк», - дип ачыклык кертте Шептицкий.

«Татар-информ» агентлыгы Казан янындагы М7 трассасында бер машина йөртүченең автомобиль капотында ЮХИДИ инспекторын сөйрәп китүе турында элегрәк хәбәр иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100