news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Машина йөртүчеләрне юлларда бозлавык булу ихтималы турында кисәттеләр

Машина йөртүчеләрне юлларда бозлавык булу ихтималы турында кисәттеләр
Фото: © "Татар-информ", Солтан Исхаков

Татарстан Дәүләт автомобиль инспекциясе машина йөртүчеләрне алдагы көннәрдә юлларда бозлавык булу ихтималы турында кисәтте. Шул сәбәпле, автомобильләрне кышка әзерләргә һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә кирәк.

«Автомобильләрне кышка әзерләргә киңәш итәбез. Әзерлекнең мөһим өлеше – кирәкле тәгәрмәчләрне кую. Йөртүчеләрнең бу мәсьәләгә саксыз каравы фаҗига белән төгәлләнергә мөмкин. Машина йөртүчеләр автомобильнең һава торышы шартларына техник әзерлегенә җитди карарга тиеш», – диелә ведомство хәбәрендә.

Моннан тыш, машина йөртүчеләргә транспорт чараларының техник торышын тикшерергә киңәш итәләр, бигрәк тә тормозлау системасына һәм оптикага аерым игътибар бирергә кирәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot