news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Машина йөртүчеләрне хәрби комиссариатларга җибәрү турында хәбәрнең ялган икәнлеге билгеле

ЮХИДИ постларында бернинди мобилизация чаралары да оештырылмаган. Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре төбәкләрдә юлларда туктаткан машина йөртүчеләрне хәрби комиссариатларга җибәрми. Бу хакта «МВД медиа» Телеграм-каналында хәбәр ителә.

Элегрәк социаль челтәрләрдә, янәсе, Эчке эшләр министрлыгыныкы булган документның сканы чыкты. Анда хәбәр ителгәнчә, 22 сентябрьдән хәрби комиссариат хезмәткәрләре ЮХИДИ постларында кизү торачак. Аларга автоинспекторлар, документлар тикшерелгәннән соң, шоферларны җибәрәчәк. Шул ук вакытта шәһәр эчендәге юнәлешләрдә мобиль төркемнәр урнаштырылачак.

Ведомствода әлеге документның фейк булуын ассызыкладылар.

«Россия Эчке эшләр министрлыгында әлеге сканның, янәсе, Россия Эчке эшләр министрлыгының Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча Баш идарәсе күрсәтмәсе фейк, ә әлеге «документ»тагы мәгълүмат — ялган дип рәсми төстә белдерделәр», – диелгән хәбәрдә.

Искәртик, 21 сентябрьдә иртән Россия Президенты Владимир Путин мөрәҗәгать белән чыгыш ясады һәм өлешчә мобилизация үткәрү турындагы указга имза куйды.

Саклану министры Сергей Шойгу белдергәнчә, хәрби тәҗрибәсе булган 300 мең резервист чакырылырга тиеш, бу гражданнарның гомуми саныннан 1 проценттан бераз артыграгын тәшкил итә. Чакырылыш этаплы булыр дип көтелә, студентлар һәм «срочник» солдатлар анда эләкми.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100