news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Машина йөртүчеләрне Татарстанда көчле җил, явым-төшем һәм томан турында кисәттеләр

ЮХИДИ машина йөртүчеләрне Татарстанда һава торышы начарлану көтелүе турында кисәтте. Бу хакта республика Дәүләт автоинспекциясенең телеграмдагы рәсми каналында хәбәр ителә.

Иртәгә, 10 мартта, республика территориясендә кайвакыт тизлеге секундына 20 метрга кадәр җитә торган җил, томан, җепшек кар һәм яңгыр көтелә.

Автомобиль хуҗаларына машиналарның техник торышына аерым игътибар бирергә, тормозлау системаларын һәм оптиканы тикшерергә киңәш итәләр.

Томан вакытында хәрәкәт иткәндә каршы якка чыгу белән бәйле куркыныч маневрлар ясамаска кирәк, автомобиль тизлеге юл шартларына туры килергә тиеш.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100